Берничә көн элек Истанбулның уртасындагы зур китаплар кибете ябылды. Соңгы берничә ел эчендә Төркиядә 10000 китап сату кибете ябылды. Бар дөньяда чыгучы газета-журналларның тиражлары елдан-елга 10-15% түбәнәя бара. Интернет һәм электрон медиа (mp3, pdf, dejavu) җайлырак булу сәбәбеннән. Эш буенча, яки балаларым берәр сорау биргәндә, Википедиясенең инглиз телле бүлегенә барам - барысы табыла (булсын санактан, булсын кәрәзле телефонымнан). Идеологик мәсьәләләр белән башларын ватмаган кешеләр, әлегә үлем юлында булган телләргә вакыт әрәм итүнең сәбәбен күрми. Дөньяның бар илләренең дәүләт структураларында һәм бар халыкара ширкәтләрдә әллә кайчаннан бирле инглиз телен яхшы белү карьераны үстерерүдә өстенлек бирә (инглиз телле илләрдән тыш). Казанда яки Мәскәүдә яшәүчеләрнең балаларын инглиз телендә белем бирүче мәктәпләргә бирергә мөмкинлек булса иде, рус телле мәктәпләре дә буш калыр иде... Аннан соң эштә рус теленнән инглиз теленә күчүгә дә озак калмас. Ягъни, татар телен саклау эшендә татар мәктәпләре һәм югары уку йортлар үз өлешен кертсә дә, төп скрипка роле аларныкы түгел, була да алмый (рус теленә дә кагыла бу). Дөньяда урын алган бар иҗтимагый, сәяси, икътисади феноменнар, фәнни өлкәдәге соңгы ачышлар турында татар (яки рус телендә) инглиз телендә кебек үк җиңел аралашырга мөмкинлек (терминологик байлык) булмаган чакта, барыбер уңайлырак мохиткә күчәбез без (я турыдан-туры, яки башта рус һәм инглиз сүзләрен кертә башлап). Әлбәттә, татар телле җәмгыяте ни рус, ни инглиз теллесе белән ресурслар буенча чагыштырыла алмый - контент саны һәм сайлау мөмкинлеге буенча көрәшкә керешергә мәгънә юк... Татар теле күпчелек татар өчен дә бары тик ниш продукты буларак калачак... Әммә ниш продуктын да яшәтергә кирәк. Кулланылышы өчен төп шартлар сакланмаганда, ул тормыштан китә һәм музей экспонаты хәленә төшә. Тел - ул су кебек, терминология - андагы кислород һәм башка файдалы элементлар кебек. Балык идеология белән авырмый, уңайлырагын сайлый шул... Татар теленең яшәве өчен кирәкле шартларны булдыруда энциклопедик өлешен кертергә әзер булганнарны, татар Википедиясенең "Терминнар проекты" кысаларында иң әзеннән https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B8%D0%BA%D0%B8%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F:%D0%9C%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99_%D1%82%D3%A9%D0%BF%D1%87%D0%B5%D0%BA%D0%BB%D3%99%D1%80%D0%B5 дәрәҗәсендә кертем ясавыгызны чакырам.

Теги:

Теги других блогов: